Уважаемые читатели! Сайт отображается в мобильной версии. Для отображения полной версии сайта необходимо открыть сайт в окне шириною не менее 1024 пикселей.

Хамитовка хат...

Султанов Алмаз

Дата последнего входа: 27.10.2012 04:23:18
Дата регистрации: 10.03.2011 14:25:20
Пол: Мужской
Султанов Алмаз -> Всем
Хамитовка хат...


"И туган тел,и матур тел-2"

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

Рөстәм Закиевич, мин сезгә язган идем Габдулла Тукайның 125 еллыгы буласы турында. Сез миңа "Мы не сможем остаться в стороне от этого события " дигән идегез.Әле бөтен Башкортстан интернет ресурсларын карап чыктым,информация юк ."Тукаевские чтения" яхшы эш,әлбиттә,тик Тукай зурлыгына аз булмасмы?...
Ә бит Тукай татар һәм башкорт халыкларының иң бөек шәхесе."ТЮРКСОЙ" 2011 елны Тукай елы дип игълан итте,ә Башкортостан Руссияның иң күп төрки яшәгән төбәк(60%).Тукайның туган көненә айдан аз вакыт калды,ә бер нинди информация юк.
Ник шул тиклем Тукайга карата битараф беpнең Башкортстан дәүләте?Менә бит Мзскәү дә,Санкт -Петербургта,хәттә Казакстанда ничек каршы ала бу көнне!(мин Казакстан урамнарыннан фото урнаштырам***)
Рәстәм Закиевич,безнең Уфада Тукай булган,урамнары буйлап Мәңит Гәфури белән йорегән.Ник соң бездә бер һәйкәл дә юк ана?Татар халкыда бит Башкортстанда яши,эшли,экономикасын күтәрә,ә безгә ,безнең Тукай телебезгә караш бик суык? Безнең,Тукайның нинди гәепе бар ?
Рөстәм Закиевич,Тукаебызның туган көненә Уфада һәйкәл салу( һич булмаса нигез салу)булыр иде лаеклы бүләк!
Мин үзем,сайтым аша, булган кадәр, булышыр идем бу әүлия эшкэ,башка татар һәм башкортларда читә калмас дип ышанам.
Хөрмәт белән,Алмаз Солтанов.
Минем электрон адрес: tatar-gazeta@yandex.ru
Фото: "Азатлык " радиосы ***Уральски (элекке Җаек) каласының танылган шәхесе Габдулла Тукайга багышланган реклам кампаниясе, август 2010